Лениногорскида футбол сезоны ачылды
13 майда «Яшьлек» стаионы кырында Лениногорскиның җыелма командасы футбол буенча иптәшләрчә турнир үткәрде.
Барлык катнашучылар шартлы рәвештә ике командага бүленде. Аның максаты футбол буенча республика беренчелеге матчы алдыннан кимчелекләрне ачыклау, уенчыларның бер-берсе белән уен элемтләрен ныгыту. Уен 6:3 исәбе белән төгәлләнде. Шуның белән Лениногорскида футбол сезоны рәсми рәвештә ачылды.
Лениногорскиның футбол федерациясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев