Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида гриппка каршы прививка ясата башладылар (ФОТОЛАР)

Гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Беренчеләрдә булып, үзәк район хастаханәсе бүлек мөдирләре, табиблары, шәфкать туташлары прививка ясатты. “Гриппка каршы коралланган булып торуың хәерле”, ди алар.

-Гриппка каршы көрәшнең иң яхшы алымы – вакцина ясату. Аны эпидемия башланганчы, көз көне ясату нәтиҗәле. Шуңа да хастаханәгә мөрәҗәгать иткән һәр кеше белән гриппка каршы вакцина ясату буенча аңлату эшләре алып барабыз, - ди участок терапевты Галия Ялалова. 
   Хәзерге вакытта өлкәннәр өчен 2 меңнән артыграк препарат кайткан. Аны ясату-ясатмау ирекле, тик риск төркеменә керүчеләргә аны ясату аеруча да тәкъдим ителә. Әлеге төркемгә балалар, алтмыш яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авыру, вирус инфекциясе белән еш авыручылар, кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә булучы укытучылар, медицина хезмәткәрләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмада эшләүчеләр керә. Аларның 75 процентына грипптан прививка ясалган булырга тиеш, ди белгечләр.
  Вакцина ясаганнан соң, 14-21 көн эчендә иммунитет барлыкка килә һәм ул алты айдан бер елга кадәр грипп авыруыннан саклый. 


-Без үзебез дә ел саен гриппка каршы прививка ясатабыз. Алдан коралланган булып торуың күпкә хәерлерәк, - шәфкать туташы Резедә Гыйльфанова. – Грипп – кешедәге инфекцион авырулар арасында беренче урында тора. Аның белән авыруның нәтиҗәсе бик катлаулы булырга мөмкин. Шуңа гриппка каршы вакцина ясатуга бик җитди карарга кирәк. 
   Гриппка каршы прививка ясату өчен медицина-санитар частенең 17нче кабинетына иртәнге 8 дән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була, паспорт һәм полис кирәк. Прививка ясату бушлай.

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев