Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кар машиналарын тикшерәләр, штрафка тартылучылар да бар

Район һәм шәһәрдәге "кар машиналарын тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. 5 февральгә тупланган мәгълүматлар буенча, тикшерелгән ун машинаның өчесе җитешсезлекләре булган килеш кулланылган, дип хәбәр итә Лениногорск буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов. Шушы көннәрдә генә шәһәр кырыенда туктатылган кар машинасы хуҗасының да "гаебе" шактый булып чыккан. Беренчедән, кар машинасы...

Район һәм шәһәрдәге "кар машиналарын тикшерү буенча рейдлар дәвам итә.

5 февральгә тупланган мәгълүматлар буенча, тикшерелгән ун машинаның өчесе җитешсезлекләре булган килеш кулланылган, дип хәбәр итә Лениногорск буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов.
Шушы көннәрдә генә шәһәр кырыенда туктатылган кар машинасы хуҗасының да "гаебе" шактый булып чыккан. Беренчедән, кар машинасы тиешенчә теркәлмәгән, икенчедән, хуҗасының кар машинасын йөртүгә тиешле таныклыгы булмаган. Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан берничә административ эш ачылып, аның нәтиҗәсе буларак, штрафлар салынган. Моңардан тыш, тоткарланган кеше транспорт чарасын йөртүдән читләштерелгән, кар машинасы штраф-тукталышка куелган. Аңа машинасын алу өчен түләргә һәм төрле инстанцияләргә чабарга кирәк булачагын күз алдына китерүе дә кыен.
Әлеге юнәлеш буенча профилактика эше дәвам итә. «Снегоход» операциясендә берничә ведомство хезмәте катнаша, транспорт хуҗасына аларның һәрберсе белән эш итәргә туры киләчәк.

фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев