Лениногорскида «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны ачылды
27 июньдә Лениногорскида Үзәк мәйданда күңелле чара үтте.
Лениногорскида “Күрше” фестиваленең җәйге сезонының беренче чарасы узды. Аны “Логос” педагогик-психологик үзәге үткәрде. Нәкъ менә алар “Күрше” фестиваленең җәйге сезонында “Маршрут доверия” гаилә квесты буенча җиңү яулады.
Шимбә, 27 июньдә үзәк мәйданда “Күрше” фестивале гаилә командаларын җыйды.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Глухова сәламләү сүзе белән катнашучыларга һәм карарга килүчеләргә мөрәҗәгать итте. Ул гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен мондый инициативаларның мөһимлеген ассызыклады.
Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова катнашучыларга җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерде.
Рәсми өлештән соң гаиләләр «Ышаныч маршруты» дигән мавыктыргыч квестка кереп киттеләр, алар үз мөнәсәбәтләренең ныклыгын, тапкырлыгын һәм командада эшли белүен тикшерә алды.
Алар өчен төрле станцияләр билгеләнгән иде. “Слепой проводник”, “Башня поддержки”, “Комплимент по кругу”, “Пазл семьи” кебек станцияләр аша узып финалга килеп җиттеләр. Ышаныч һәм үзара ярдәм — ныклы гаилә нигезе икәнен исбатладылар.
«Күрше» фестивале кысаларында алда тагын чаралар узачак әле.
фотолар: «Логос» үзәгеннән




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев