Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида республика Дәүләт Советы комитетының күчмә утырышы булды

Лениногорскида республика Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы узды. Анда әлеге комитет рәисе Альберт Хәбибуллин, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, дәү\ләт советы депутатлары, комитет членнары, министерство һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Кунаклар Шөгердә битум заводында, 1нче скважинада, мәктәптә булды, Тимәштә 3нче скважинада булдылар, шәһәргә килеп җиткәч ТОС үзәкләрендә булдылар.
Комитет утырышы нефть музее бинасында үтте. Район башлыны муниципаль районның социаль-икътисадый үсеше, шәһәрдә ТОСлар эшчәнлеге турында сөйләде.
-    Лениногорскида халыкка яшәргә уңайлы булсын өчен күп эшләнә. Бүген без моны үзебез күрдек, - диде республика Дәүләт Советы комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

 Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев