28 июнь көнне Лениногорскида төрле чаралар көтелә.
Чаралар «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уза.
28 июнь көнне үзәк мәйданда Чыгарылыш кичәсе узачак. Элек хәбәр иткәнчә, 15.00 сәгатьтә түгел, ә 16.00 сәгатьтә башлана.
Быел Лениногорск муниципаль районында 11нче сыйныфны 270 укучы тәмамлый, ә 9нчы сыйныфны – 872 укучы.
28 июньдә – Яшьләр көне. 14.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр үзәк мәйданда узачак.
28 июньдә җиңел атлетика буенча Лениногорск трейлы булачак. Старт Хәсәнов исемендәге спорткомплекстан башлана. 12.00дә – 3 километр дистанциягә старт бирелә. 13.30 – 10 һәм 20 км дистанциягә старт бирелә.
28 июньдә – түбән сулыкта 20 сәгать 30 минутта ачык һавада нәфис фильм күрсәтеләчәк. «Мой любимый чемпион». (6+)
28 июньдә – мәдәни мохит тә үз эшен дәвам итә. Бу атнада Лениногорскига Татарстанның атказанган артисты Радик Шәрибҗанов килә. Очрашу урыны – шунда ук – «Балерина» фонтаны янында 18.00 сәгатьтә.
28 июньдә – Яшьләр көне билгеләп үтелә. Мәйданчыклар 14.00 сәгатьтә үз эшен Үзәк мәйданда башлый.
15.30 – 16.00 – «VaBand» кавер-төркеме чыгышы
18.00 – 19.00 – Яшьләр көнен тантаналы рәвештә ачу: стипендияләр, рәхмәт хатлары тапшыру, интер-актив.
19.00 – 21.00 – Казаннан килгән кавер-төркемнәр чыгышы: «Мингазов», «Австралия» .
Нет комментариев