Лениногорскида тәрбиячеләрнең  Бөтенроссия бәйгесе  муниципаль этабының  финалы булды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида тәрбиячеләрнең Бөтенроссия бәйгесе муниципаль этабының финалы булды

"Тәрбияче-2021" бәйгесенең муниципаль этабы 21нче гыйнварда Мәгариф йортында булып узды.

Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы финалында  балалар бакчасында  тәрбияче  булып эшләүче  8 педагог  катнашы. Бәйге барышында алар үзләренең хезмәт проектларын презентацияләделәр, мастер-класслар үткәрделәр. Финалның нәтиҗәсе түбәндәгечә:

1нче урында - Виктория Цыганова, 10нчы балалар бакчасы,

2нче урында - Мәдинә Әхмәтова, Шөгердәге"Тургай" балалар бакчасы

3нче урында - Елена Люгаева, 15нче балалар бакчасы.

Әлеге тәрбиячеләр зональ ярышларда катнашачак, уңышлар телибез!


Нет комментариев