Эпидемия сәбәпле, Мәдәният сараена күп кеше чакырылмаган иде.
Укытучыларны һәм балалар бакчасы тәрбиячеләрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин котлады.
Алар шулай ук бүләкләү мизгелендә катнаштылар. Тантананың сәбәпчеләре – укытучылар тәрбиячеләр, балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары Муниципалитетның, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Шулай ук Мәгариф профсоюз оешмасы тарафыннан да грамоталар алдылар.
Укытучылар хөрмәтенә Актанышның “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады, бәйрәмгә зур бүләк булды. Искиткеч биюләре, матур җырлары белән ял иттерделәр.
Розалия Мостафина фотолары
Нет комментариев