Лениногорскида янгында 65 яшьлек хатын-кыз зыян күргән
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Лениногорскида янгында 65 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Горький урамындагы күпфатирлы йортның 5 нче катында ике бүлмәле фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр кичә килгән.
66 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен йортта яшәүчеләр һәм фатир хуҗасы каршы алган. 65 яшьлек хатын-кыз йорт эчендә беркем дә булмавын хәбәр иткән.
Янгын сүндерүчеләр 15 минутта янгынны сүндергән дә. Янгын аркасында 10 кв метрда тарттырылган түшәм янган.
Фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар. Табиблар хатын-кызның яну продуктлары исе белән агулануын әйткән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/11/169491/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев