Шушы көннәрдә шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә Илдус Газимҗан улы белән Мөнәвәрә Шәмсетдин кызы Сәлмановлар "Бриллиант туйлары"н билгеләп үтте. Моннан 60 ел элек бу гаилә Зәй-Каратай авылында кавышкан, бүген уйга-уй һәм кулга-кул тотынышып яши бирәләр. Яшь буын өчен бу гаилә үрнәк булып тора. Тантаналар залында юбилярларны якын туганнары, оныклары һәм оныкчыклары котлады....
Моннан 60 ел элек бу гаилә Зәй-Каратай авылында кавышкан, бүген уйга-уй һәм кулга-кул тотынышып яши бирәләр. Яшь буын өчен бу гаилә үрнәк булып тора.
Тантаналар залында юбилярларны якын туганнары, оныклары һәм оныкчыклары котлады. Бүлек белгечләре аларга исәнлек-саулык, озын, тигез гомер теләде һәм юбилей таныклыгы тапшырылды. Һәм инде әлбәттә, Сәлмановлар гаиләсенең исеме почет кенәгәсенә кертелде.
Нет комментариев