Лениногорскида заманча Боз сарае төзелә (фотолар)
Чайковский урамы буйлап төшкәндә, "Теннис Холл" каршында булачак ул. Лениногорскида "Яшьлек" стадионы янында Боз сарае бар иде инде, тик заманча таләпләргә туры килеп бетми, дигән фикергә килгәннәр. Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Денис Сарычев : - Бездәге Боз сарае күп халыкны сыйдыра алмый иде. Шуңа да республика дәрәҗәсендә, Лениногорскида зур һәм...
Чайковский урамы буйлап төшкәндә, "Теннис Холл" каршында булачак ул. Лениногорскида "Яшьлек" стадионы янында Боз сарае бар иде инде, тик заманча таләпләргә туры килеп бетми, дигән фикергә килгәннәр.
Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Денис Сарычев :
- Бездәге Боз сарае күп халыкны сыйдыра алмый иде. Шуңа да республика дәрәҗәсендә, Лениногорскида зур һәм уңайлы Боз сарае булдырырга кирәк дигән бердәм фикер туган. Аның искесендә киләчәктә реконструкция уздырып, универсаль спорт мәйданчыгы ясарга уйлыйбыз, - диде.
Урын әзерләү, төзү мәшәкатьләренә 2015 елда ук керешкәннәр. Берара матди кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле, төзелешне туктатып та торырга туры килгән. Бүген исә хәл уңай якка үзгәргән, яңа объектны торгызу эшләре дәвам итә.
Бина бик зур булырга охшаган һәм әле башкарасы эшләре дә шактый , дип аңлашылды.
Прораб Илнар Гарифуллин сүзләренә караганда, төзелеш шул темплар белән дәвам итсә, бер елдан Боз сараен куллануга тапшырырга да мөмкин булачак.
Киләчәктә әлеге Боз сарае республикакүләм ярышларга, хоккей матчларына меңләгән кешене сыендырыр, шәһәребез күрке булыр, дип ышанабыз.
Төзелеш эшләре барышы белән Зилә Мөдәррисова танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев