Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Луиза Сөнгатова "Татарстан энҗе бөртеге" конкурсында җиңде

Шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында үткәрелүче "Татарстанның энҗе бөртеге" VII республика бәйгесенең финалы узды.



28 декабрь көнне Лениногорск Мәдәният сараенда конкурс жиңүчесе, якташыбыз Луиза Сөнгатованы котладылар.

Бәйге быел онлайн форматта узды. Шулай да, бу катнашучыларга үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтергә комачау итмәде. Луиза Сөнгатова шәһәребез данын яклап чыгыш ясады.

Аны тәбрикләү тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татарстанның энҗе бөртеге" иҗтимагый оешмасы президенты Гөлнара Загретдинова катнаштылар.

 Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Луиза "Артист энҗе бөртеге" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Мәдәният сарае сәхнәсендә аңа таҗ, тасма, диплом, бүләкләр тапшырдылар һәм чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Луизага бәйгегә әзерләнергә ярдәм иткән һәркем "Татарстанның энҗе бөртеге" оешмасы тарафыннан рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фотолар: Мәдәният идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев