Лениногорскилы Регина Гыйззәтуллина "Нечкәбил" конкурсында катнаша, тавыш бирәбез
Лениногорскида яшәүче Регина Гыйззәтуллина "Нечкәбил - 2018" республика конкурсында катнаша.
Хәзерге вакытта конкурста катнашучылар өчен тавыш бирү бара, әлеге ссылка буенча кереп -http://nechkebil.ru/participants, уң яктагы катнашучылар исемлегеннән Регина Гыйззәтуллинаны табыгыз һәм түгәрәккә, аннары исмелек астындагы "голосовать" дигәнгә басыгыз.
Шунда ук катнашучыларның фотолары да бирелгән, фотога басып, катнашучы турында тулы мәгълүмат алырга була.
Регина - шәһәрдәге "Карлыгач" (Ласточка) балалар бакчасында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ире - җырчы Раил Гыйззәтуллин, Риана исемле кызлары бар. Бик актив, сәләтле, булдыклы гаилә. Әйдәгез, тавыш бирик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев