Лениногорскида бер ир-ат танышы белән аның фатирында эчеп утырган булган. Бер ара алар арасында бәхәс килеп чыга. Берсе икенчесенә пычак белән кадый. Зыян күрүче чыгып китә һәм күрше фатирның ишеге бикләнмәгәнлеген сизеп шунда керә. Ул фатирдагы хатын-кыздан ашыгыч медицина ярдәме чакыртуын сорый. Шулай итеп 45 яшьлек ир-ат Шашин урамындагы таныш...
Лениногорскида бер ир-ат танышы белән аның фатирында эчеп утырган булган.
Бер ара алар арасында бәхәс килеп чыга. Берсе икенчесенә пычак белән кадый. Зыян күрүче чыгып китә һәм күрше фатирның ишеге бикләнмәгәнлеген сизеп шунда керә. Ул фатирдагы хатын-кыздан ашыгыч медицина ярдәме чакыртуын сорый. Шулай итеп 45 яшьлек ир-ат Шашин урамындагы таныш булмаган фатирда үлә.
Нет комментариев