Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Мария Смирновага туксан яшь тулды

Бүген шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Мария Смирнованың юбилее. Туксан яшь тулу уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм җирле администрация исеменнән бүләк- котлаулар кабул итте. Тумышы белән Аксубай районныннан. Лениногорскида 1947 елда килә һәм хастаханәдә сестра-хозяйка булып эшли, - Унике яшемнән кырда эшләдек. Май заводында да хезмәт итәргә туры килде....

Бүген шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Мария Смирнованың юбилее. Туксан яшь тулу уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм җирле администрация исеменнән бүләк- котлаулар кабул итте.
Тумышы белән Аксубай районныннан. Лениногорскида 1947 елда килә һәм хастаханәдә сестра-хозяйка булып эшли,
- Унике яшемнән кырда эшләдек. Май заводында да хезмәт итәргә туры килде. Ул сөт-каймак тулы флягаларны күтәрә алмыйча интегүләремне исемә төшерсәм дә авыр булып китә. Аллага шөкер, ул еллар арта калды. Ачлык-ялангачны, сугыш афәтләрен күрергә язмасын,- дип тели юбиляр.
Бүген исә тормышыннан канәгать. Уллары Иван, Александр, киленнәре Людмила, Ларисаның кадер-хөрмәтен күреп, гомер кичерә. Алты оныкка һәм биш оныкчыкка кадерле әби дә әле ул.
Күрешесе Галина Бортникова:
- Мария Михайловна искиткеч кеше. Без аның белән гел бергә киңәшеп-серләшеп яшибез, - ди.
Мария әби гөмбә җыярга да бик оста икән.
- Урманда йөрергә яратам, гөмбә бар дисәләр, хәзер дә барыр идем, - диде. Сөбханалла, күз тизмәсен, кызлар кебек. Аңа үз яшен һич бирә торган түгел.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев