Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (28 август-3 сентябрь)

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнада матди хәле кинәт кенә яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Лотерея алучыларга уңыш елмаер, дип фаразлый йолдызлар. Чит илдәге партнерлар белән төзелгән килешү дә сезнең файдага булачак. Сәяхәткә чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, ял итү комачау итмәс. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга негатив хискә бирелмичә, якыннары белән бәхәскә кермичә, гармониядә яшәргә киңәш...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнада матди хәле кинәт кенә яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Лотерея алучыларга уңыш елмаер, дип фаразлый йолдызлар. Чит илдәге партнерлар белән төзелгән килешү дә сезнең файдага булачак. Сәяхәткә чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, ял итү комачау итмәс.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга негатив хискә бирелмичә, якыннары белән бәхәскә кермичә, гармониядә яшәргә киңәш ителә. Атна ахырында ял итегез, чит илгә сәяхәткә чыгарга яки экскурсиягә барырга мөмкинсез. Ялгызлар үз парын табарга мөмкин. Балаларыгызга карата игътибарлы булыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә уйланмаган карарлар кабул итүдән ерак торырга кирәк булачак. Матди хәлегез яхшырыр, ләкин акчагызны юк-барга сарыф итмәгез. Организмга ял кирәклеген истән чыгармаска киңәш ителә. Ялларны якыннарыгыз белән үткәрсәгез, киләчәктә гаиләгездә тыныч һәм уңай гармония сакланыр.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга атна үз-үзләрен камилләштерү өчен яхшы үсеш мөмкинлеге бирә. Һәр нәрсәдән тәм табып яшәргә тырышыгыз. Күптәнге планыгызны тормышка ашыру өчен уңай вакыт. Имиджыгызны үзгәртү дә көтелмәгән уңышка китерер. Гаиләдә тынычлык хөкем сөрә.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар баштанаяк эшкә чумар. Җитәкчелек сезнең хезмәтне күрми калмас. Атна ахырында романтик очрашулар көтелә. Һәр эштә дә үз көчегезгә генә таяныгыз. Хезмәттәшләрегез арасында теләктәшлек белдерүчеләр бармак белән генә санарлык.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга уйламаган җирдән зур акча керүе ихтимал. Аны ял итү, өс-башыгызны яхшыртуга тотсагыз отышлырак булыр. Эш алыштыру мөмкинлеге туар. Сөйгәнегезнең хыянәте турында белерсез. Гаиләне саклап калу үзегездән тора. Авыр сүзләр әйтеп, якыннарыгызны үпкәләтмәгез. Сезгә беркем дә начарлык теләми.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең финанс хәле күзгә күренеп яхшырыр. Карьера үсеше көтелә. Эшлекле очрашулар, яңа проектлар, килешүләр төзү өчен яхшы вакыт. Дусларыгыз сезнең киңәшкә мохтаҗ. Балаларыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз. Спорт белән шөгыльләнү дә комачау итмәс.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарны бу атнада ниһаять ял көтә. Ялларны гаилә белән диңгез буенда үткәрергә киңәш итә йолдызлар. Ялгыз калып, уй-фикерләрегезне тәртипкә китерү гаилә низагларыннан саклап калыр. Йога белән шөгыльләнү, балык тоту яки кибеткә йөрү кәефегезне күтәрер.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар өчен атна киеренке булыр. Шуңа да дусларыгыз ярдәменнән баш тартмагыз. Эшегездә кайбер кыенлыклар туарга мөмкин Матди хәлне яхшырту һәм эшлекле килешү төзүне бераз кичектереп торырга туры килер. Сабыр төбе - сары алтын икәнен истән чыгармагыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр өчен атна чыгымнарга бай булыр. Эштә һәм гаиләдә зур үзгәрешләр көтелми. Җитәкчегез белән бәхәскә кермәгез, юкса эшегезне югалтуыгыз ихтимал. Якыннарыгызга карата игьтибарлы булыгыз. Гел эшләргә димәгән, бераз ял итәргә дә онытмагыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларның бу атнада бурычка батуы ихтимал. Әмма бу вакытлыча. Атна ахырына акча кереме көтелә. Шәхси тормышыгызга көнләшеп караучылар җитәрлек, шуны истән чыгармагыз. Үз бәхетегез өчен көрәшә белү дә кирәк кайвакыт.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга нервыларны тынычландыру, киеренке халәтне бетерү өчен спорт белән дуслашырга киңәш итә йолдызлар. Йокы туймау, хроник арыганлык, чамасыз күп эшләү сәламәтлеккә зыян салуын истән чыгармагыз. Үз-үзегезне тәртикә китерү өчен яхшы вакыт. Сөйгәнегез тәкъдим ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев