Лениногорскилылар кеше хокуклары буенча вәкилгә мөрәҗәгать итте (ФОТОлар)
Бүген Мәгариф идарәсендә лениногорскилыларны Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итте. Кабул итүгә 9 кеше алдан язылган иде, моннан тыш "язылырга онытып та җибәргәнбез" дип, кабул итү вакытында да килүчеләр булды. Кабул итү вакытында шәһәребезнең төрле өлкәдә хезмәт күрсәтү вәкилләре дә катнашты. Лениногорскилылар төрле гозерләр белән килгән иде....
Бүген Мәгариф идарәсендә лениногорскилыларны Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итте.
Кабул итүгә 9 кеше алдан язылган иде, моннан тыш "язылырга онытып та җибәргәнбез" дип, кабул итү вакытында да килүчеләр булды.
Кабул итү вакытында шәһәребезнең төрле өлкәдә хезмәт күрсәтү вәкилләре дә катнашты.
Лениногорскилылар төрле гозерләр белән килгән иде. Кемдер торак мәсьәләсен хәл итүне сорый, икенчеләре "Халык контроле" буенча булган борчуларын җиткерә. Сәрия Сабурская һәрберсен игътибар белән тыңлады. Проблеманы хәл итү юлларын күрсәтте, киңәшләрен бирде. Кайбер мәсьәләләр буенча тиешле органнарга мөрәҗәгать итәсен әйтте.
Очрашуда Розалия Мостафина булып кайтты
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев