Лениногорскилылар, сак булыгыз, яңа төр алдау очрагы билгеле
Пенсия фонды идарәсе лениногорскилыларны мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде, сак булыгыз, дип кисәтә. Соңгы арада интернет челтәрендә "СНИЛС номеры яисә паспорт мәгълүматы ярдәмендә шәхси иминиятләштерү фондлары күчергән акчаларны белеп була" дигән сайт-хәбәрләр барлыкка килде. Моңа ышанып, кеше беренче этапта СНИЛС номерын яки паспорт мәгълүматын шул сайтка терки. Анда түләнәсе сумма...
Пенсия фонды идарәсе лениногорскилыларны мошенниклыкның яңа төре барлыкка килде, сак булыгыз, дип кисәтә.
Соңгы арада интернет челтәрендә "СНИЛС номеры яисә паспорт мәгълүматы ярдәмендә шәхси иминиятләштерү фондлары күчергән акчаларны белеп була" дигән сайт-хәбәрләр барлыкка килде. Моңа ышанып, кеше беренче этапта СНИЛС номерын яки паспорт мәгълүматын шул сайтка терки. Анда түләнәсе сумма чыга, күп очракта ул 100 мең сум тирәсендә була. Икенче этапта кешегә иминиятләштерүчеләрнең мәгълүмат базасына керү өчен акча түләргә куша, шуннан соң янәсе счетка тиз арада акчалар күчә. Пенсия фонды үзегезнең шәхси мәгълүмат белән сак булырга чакыра, түләүләр суммасын бары Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетта яисә дәүләт хезмәтләре порталында гына белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев