Лениногорскилылар зур этнографик диктант язды
Бүген Мәгариф йортында лениногорскилылар "Зур этнографик диктант" язды. Анда төрле яшьтәге барлыгы 50 кеше катнашты. -Мин диктант язучылар арасында иң өлкән кешеләрнең берсе булганмындыр инде, - Галия апа Шакирҗанова. - Бу турыда газеттан укып белдем. Тукта әле, үземне тикшереп карыйм әле, дип бардым, - ди. Диктант биреме 30 сораудан торган....
Бүген Мәгариф йортында лениногорскилылар "Зур этнографик диктант" язды. Анда төрле яшьтәге барлыгы 50 кеше катнашты.
-Мин диктант язучылар арасында иң өлкән кешеләрнең берсе булганмындыр инде, - Галия апа Шакирҗанова. - Бу турыда газеттан укып белдем. Тукта әле, үземне тикшереп карыйм әле, дип бардым, - ди.
Диктант биреме 30 сораудан торган. Аларның барысына да дөрес җавап биргән кеше 100 балл җыя ала.
Галия апа үзе якынча 80 тирәсе балл җыйганмындыр, дип уйлый.
-Сораулар шактый авыр иде. Барлык милләтләргә кагылышлысы да бар, -ди.
Диктант язган һәркемгә катнашу турындагы сертификатлар тапшырганнар. Нәтиҗәләр 12 декабрьдә www.miretno.ru сайтында басылып чыгачак.
Белешмә: "Зур этнографик диктант" 2016 елда старт алды. Ил буенча уртача 54 балл иде. Татарстан Россия буенча иң югары балл күрсәтте- уртача 81, 3 балл иде.
Алсу Миңнебаева тексты һәм фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев