Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 15-21 гыйнварга Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның материаль хәле якыннарының мөнәсәбәтенә бәйле. Авырлыкны җиңә һәм проблемаларны чишә белү уңыш китерер. Милек, имниятләштерү, кредит, алимент, салым һәм мирас белән бәйле мәсьәләләрне ашыкмыйча уйлап хәл итегез. Югыйсә ярык тагарак янында калуыгыз ихтимал. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның сидек куыгы һәм бөерләре ярдәмгә мохтаҗ. Үз белдеклелегез белән дәвалану кирәкмәс. Бары табиб...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның материаль хәле якыннарының мөнәсәбәтенә бәйле. Авырлыкны җиңә һәм проблемаларны чишә белү уңыш китерер. Милек, имниятләштерү, кредит, алимент, салым һәм мирас белән бәйле мәсьәләләрне ашыкмыйча уйлап хәл итегез. Югыйсә ярык тагарак янында калуыгыз ихтимал.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның сидек куыгы һәм бөерләре ярдәмгә мохтаҗ. Үз белдеклелегез белән дәвалану кирәкмәс. Бары табиб киңәше, вакытында кулланылган профилактик дәвалау чаралары һәм дөрес сайланылган диета гына уңай үзгәреш бирер. Хәрәкәттә бәрәкәт дигән гыйбарәне истә тотып физик эш башкарыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрне бетмәс-төкәнмәс эш көтә. Барысына да үзегез гаепле. Калган эшкә кар ява дигәнне истән чыгармаган булсагыз, хәзер ял итәр идегез. Саксыз эш итү имгәнүләргә китерергә мөмкин. Хезмәттәшегез белән роман куертуыгыз ихтимал. Медицина һәм косметологик процедуралар өчен уңай вакыт.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар бәйрәмдә ялкаулыкка өйрәнеп бетте бугай. Финанс хәлен яхшырту өчен ялкаулыкны җиңеп эшләргә генә кирәк. Интеллектуаль эшчәнлек, фәнни эзләнү-тикшеренүләр уңыш китерергә сәләтле. Ә менә аралашуга килгәндә, бераз тыелып торырга туры килер. Йолдызлар ялгыз калырга киңәш итә.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар физик һәм психик яктан да талчыккан булса кирәк. Нерв һәм ашкайнату системасы борчырга мөмкин. Буыннар сызлану, тире ялкынсыну һәм гади кискен респиратор вирусы йоктыру куркынычы бар. Тәмәкене ташлау, суыкта аяк, башны өшетмәү инфекциядән саклар. Спортта яки бәхәскә кереп, йодрыкларны эшкә җиккәндә имгәнүегез мөмкин, сак булыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар мәхәббәттән исерер. Әмма романтик очрашулар белән эш турында да онытып җибәрмәгез. Күктән җиргә төшәр чак. Иммунитетны күтәрү һәм чиргә бирешмәс өчен витаминнар кабул итәргә, җиләк-җимеш ашарга, мунча кереп, җиләк кайнатмасы белән үлән чәйләре эчәргә киңәш итә йолдызлар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр алдында зурдан зур максатлар. Эштә сезгә тиңнәр юк. Хәтта әледән әле туып торучы проблемалар да сезне куркытмый бугай. Эштә генә түгел, өйдә дә тәртип урнаштыру комачау итмәс. Чыгымнарны анализлап, һәр эшне планлаштырып эшләү уңыш китерер. Авыр вакытларда дуслар җилкәсенә таяна аласыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга бөер һәм бавырны сакларга киңәш ителә. Артык майлы, тозлы, баллы ашау, начар гадәтләрдән арына алмау күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Еш чирләү нерв системасына да начар тәэсир итәргә сәләтле. Юлларда бозлавык, сак булыгыз. Таеп егылып төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алу мөмкинлеген истән чыгармагыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)лардан сәламәтлекләренә игьтибарлы булу сорала. Борын, тамак, муенга аеруча әһәмият бирергә кирәк. Югыйсә инфекция эләктереп бик озак авырып ятырга туры килүе ихтимал. Бу атна белем күтәрү, фәнни эшләнмәләр өчен яхшы вакыт. Гаиләдә бар да тыныч, әмма балаларга игътибарыгыз җитеп бетми.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрне эштә һәм акча мәсьәләсендә көтелмәгән каршылыклар көтә. Җитәкчегез сездән бик үк канәгать түгел, шуңа күрә җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт. Шәхси эшмәкәрләрне дә кыенлыклар көтә. Атна ахыры күңелле сюрпризларга бай булыр.Маҗаралардан баштартмагыз, бераз ял итү комачау итмәс.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларның яшәү дәрте ташып торса да, организмы талчыккан, иммунитетның авыр инфекцияләргә каршы тора алучанлыгы кимегән. Минеральматдәләр һәм витаминнар җитмәү сөякләрнең сынучанлыгын арттыра. Дөрес тукланырга киңәш ителә. Имгәнүләрдән һәм хроник авырулар кузгалудан сакланыгыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга иҗат итү, спорт белән шөгыльләнү, фән һәм белем өстәү өчен кулай вакыт. Китап чыгарыгыз яки күптән хыялланган картинаны ясагыз. Сезнең алда барлык киңлекләр дә ачык. Үз-үзегезне камилләштерергә тырышуыгыз мактауга лаек. Бу сезгә күтәренке кәеф һәм ләззәт кенә түгел, файда да китерергә мөмкин.

Магнитлы көннәр:

17 январь

фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%20%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%BE%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%BF&frm=web#urlhash=1749405646157887214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев