Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 20-26 ноябрьгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга туганнары һәм якыннары белән бәхәскә кермәскә киңәш ителә. Югыйсә ахырдан үкенергә туры килмәгәе. Начар гадәтләрдән баш тартырга вакыт. Тәмәкене ташлый алмасагыз көненә ике-өчкә генә калдырыгыз. Организм ял итсен өчен бер үк вакытта ятырга һәм торырга өйрәнегез. Өегезгә тәртип салыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга сөйгәннәренә карата сабыр булырга, юкка-барга көнләшмәскә киңәш...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга туганнары һәм якыннары белән бәхәскә кермәскә киңәш ителә. Югыйсә ахырдан үкенергә туры килмәгәе. Начар гадәтләрдән баш тартырга вакыт. Тәмәкене ташлый алмасагыз көненә ике-өчкә генә калдырыгыз. Организм ял итсен өчен бер үк вакытта ятырга һәм торырга өйрәнегез. Өегезгә тәртип салыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга сөйгәннәренә карата сабыр булырга, юкка-барга көнләшмәскә киңәш итә йолдызлар. Кызган баштан акырып салганчы, җае чыккач тыныч кына ачыктан-ачык сөйләшергә тырышсагыз, ялгыш адым һәм саксыз үпкәләштән котылырсыз. Эмоцияләрне кулда тота алмасагыз спорт белән шөгыльләнеп карагыз.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр сәламәтлекләренә салкын карый бугай. Ә инфекция, вирус йокламый. Төчкерүче һәм йөткерүчеләр янында йөрмәскә тырышыгыз. Даруханәдән алынган препаратлар белән түгел, ә үлән чәйләре белән дә күтәреп була иммунитетны. Яныгызда һәрчак ярдәмгә килергә әзер торган якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар артык көнчел, барын да контрольдә тотарга яратучы, төпченүчегә әйләнеп бара. Үзегезне кулда тотарга, сабыр булырга өйрәнегез, чама хисен югалтмагыз. Шәхси тормышыгызда бар да әйбәт булыр. Дусларыгызга ышана һәм таяна аласыз. Ә менә биргән вәгъдәне үтәмәү, сүзеңдә тормау - бер дә матур күренеш түгел.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар атнаны фетнә чыгарудан башлар. Бар нәрсәгә дә объектив карашта булсагыз, күңелсез бәхәсләрдән котыла алырсыз. Атна уртасында финанс хәлен яхшырту мөмкинлеге туар. Эш алыштыру яки яңа хобби үзләштерү өчен уңай вакыт. Акчаны сак тотуыгыз әйбәт, ләкин үзегезгә беркайчан да кысарга кирәкмәс.


КЫЗ (23.08-22.09)ларга эштә гайбәт «сатып» утырырга киңәш итми йолдызлар. Әйләнә-тирәгезгә дә күз салырга кирәк. Югыйсә тормыштан артта каласыз. Усал телләргә эләгәсегез килмәсә, сүзегезне үлчәп сөйләгез, барлык серләрне дә чишеп бетерү кирәкмәс. Йорт хайваны алсагыз үкенмәссез. Мәхәббәт маҗараларын читкә куеп тору урынлырак булыр.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә акча чыгымыннан сакланырга кирәк. Комарлы уеннар белән дә мавыкмаска киңәш ителә. Югыйсә баштан аяк бурычка чумуыгыз ихтимал. Чәршәмбе мунча керү, саунага бару, рухи дөньягызны камилләштерү, медитация өчен яхшы көн. Виртуаль дөньяда гаилә корып булмый, сөйгәнегезне очрашуга яки кафега чакыру уңай нәтиҗә бирер.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар һәрвакыт үзәктә булырга ярата. Берьялгызы утырып, аралашуга сусап депрессиягә бирелеп барасыз. Якыннарыгыз белән дә арагыз бозылырга тора. Бәлки дусларыгызга кунакка барырга кирәктер. Ә иң яхшысы - тәм-томнар пешереп, туганнарыгызны кунакка чакыру һәм үзара мөнәсәбәтләрне җайлау.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның тырышлыгы югары бәяләнер. Азартлы уеннар белән мавыгу яхшыга илтми. Һәр адымыгызны уйлап, җентекләп ясагыз. Иҗат итү, үз-үзегезне камилләштерү өчен әйбәт вакыт. Атна ахырында ял итеп алыгыз. Ә менә акча чыгарырга киңәш ителми. Шуңа күрә сәүдә үзәкләренә йөрмәгез. Өйдә чисталык урнаштырыгыз.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә тирә яктагылар белән уртак тел табырга кирәк. Тәмсез телле кешене берәү дә хөрмәт итми. Моның өчен психология фәненә мөрәҗәгать итә аласыз. Кешеләр белән аралашырга өйрәнегез. Уй-фикерләрегезне тәртипкә китерү өчен дә кулай вакыт. Нишләргә белмәгәндә якыннарыгыз киңәшенә таяна аласыз.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга җитәкчеләре белән конфликтка кермәскә кирәк. Югыйсә премиясез калу куркынычы бар. Тәвәккәллек җитеп бетми. Уңышка ирешү өчен ялкаулыкны җиңеп, көч кую файдалырак. Үз-үзегезгә бикләнмәгез, ярдәм кирәксә дусларыгызга мөрәҗәгать итегез. Ялларны китап укып, белемегезне күтәреп үткәрегез.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларның тырышлыгы юкка китмәс. Барлык хыялларны да тормышка ашырыр вакыт. Үз үзегезгә ышанычны югалтмагыз, барысы да сезнең кулда. Калган вак-төяк проблемалар үзеннән үзе хәл ителер, борчылыр урын юк. Атна ахырында акча чыгымына нәтиҗә ясасагыз, көтелмәгән чыгымнардан саклана алырсыз.


Магнитлы көннәр
21, 22, 24 ноябрь

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B7%D0%BE%D0%B4%D0%B8%D0%B0%D0%BA%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=5954312293979606716

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев