Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга баланың иммунитетын күтәрү өчен КИҢӘШЛӘР

Педиатр Динә Сабитова киңәшләре: Дөрес тукланырга кирәк. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Инглизләрнең мәгънәле бер мәкальләре бар: көн саен бер алма ашасаң, авырмыйсың, диләр. Бу алманың үз бакчаңда үскәне яхшырак. Продуктның экологик яктан чиста булуына да игътибар итәргә киңәш итәм. Сәламәтлекне ныгытуда гөлҗимеш бик файдалы. Кулны ешрак юарга, саф һавада...

Педиатр Динә Сабитова киңәшләре:

Дөрес тукланырга кирәк. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирегез. Инглизләрнең мәгънәле бер мәкальләре бар: көн саен бер алма ашасаң, авырмыйсың, диләр. Бу алманың үз бакчаңда үскәне яхшырак. Продуктның экологик яктан чиста булуына да игътибар итәргә киңәш итәм. Сәламәтлекне ныгытуда гөлҗимеш бик файдалы.
Кулны ешрак юарга, саф һавада күбрәк булырга, бүлмәне җилләтеп торырга кирәк.

ОРВИ вакытларында баланы кеше күп йөри торган урыннарга алып бармаска, күңел ачу чараларыннан тыелып торырга кирәк.
Шунысын да онытмагыз: бала өчен иң яхшы педиатр - ул аның әнисе. Төрле табиблар төрле фикерләр әйтә, җитмәсә, әбиләр, танышлар үзе белгәннәрне өсти, аннары баланы дәвалаганда кайсы ысулны кулланыйм икән дип аптырыйсың. Үзем дә ике бала анасы буларак, киңәшем шул: барысын тыңлаганнан соң, дөрес нәтиҗә ясагыз. Әни буларак балагызга туры килгән, күңел кушкан алымны файдаланыгыз. Һәр бала үзенчәлекле. Бары ана кеше генә үз баласын тулысынча аңлый һәм сабыена нәрсә кирәген яхшы белә.

http://shahrikazan.com/

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B4%D0%B5%D1%82%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9%20%D0%B8%D0%BC%D0%BC%D1%83%D0%BD%D0%B8%D1%82%D0%B5%D1%82%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=8071958909585463693

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев