Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга ватсап аша килгән дини хәбәргә ышаныргамы, юкмы?

Хәзерге вакытта бик популяр булган ватсап системасы аша телефоннарга нинди генә хәбәрләр килми. Шулар арасында дини темадагы хатлар аерым бер урынны алып тора. Алар менә мондыйрак эчтәлектә: укып чыкканнан соң, 10 дустыгызга (кайвакытта 20 дә була) җибәрегез. Бу бик көчле дога. Әгәр моны үтәмәсәгез, күңелсезлекләр көтәчәк, хәсрәт килер. Әгәр җибәрсәгез,...

Хәзерге вакытта бик популяр булган ватсап системасы аша телефоннарга нинди генә хәбәрләр килми. Шулар арасында дини темадагы хатлар аерым бер урынны алып тора.
Алар менә мондыйрак эчтәлектә: укып чыкканнан соң, 10 дустыгызга (кайвакытта 20 дә була) җибәрегез. Бу бик көчле дога. Әгәр моны үтәмәсәгез, күңелсезлекләр көтәчәк, хәсрәт килер. Әгәр җибәрсәгез, уңыш киләчәк, теләгегез кабул булыр. Менә шуларны укыгач, күңелгә шом керә, ышанырга да, ышанмаска да белмисең. Бу очракта нишләргә икән, андагы сүзләр дөреслеккә туры киләме?
Әлеге сорауга шәһәребезнең "Ихлас" мәчетеннән Булат хәзрәт Раупов җавап бирде.
Интернет челтәре аша заманча рәвештә моның ише хатлар халык арасында бик күп йөри. Эчтәлеге дөрес тә хаталы да булырга мөмкин. Аларның һәрберсен динне белүчерәк кеше белән киңәшләшеп куллану яхшырак булыр. Әмма, җибәрсәң уңыш килә, җибәрмәсәң - кайгы дигән сүзләргә ышану гөнаһтыр. Чөнки, кайгы да, шатлык та бары Аллаһ Тәгаләдән генә килергә мөмкин икәнлеге һәр иманлы кешегә аермачык мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев