Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә (5-11 февраль)
КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен бу атна бик күңелле вакыйгаларга, онытылмаслык мизгелләр һәм көтелмәгән сюрпризларга бай булыр диелә. Хезмәттәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга ашыгыгыз. Бәйрәмнәрдән, корпоратив һәм күңел ачу чараларыннан читтә калмагыз. Шәхси тормышта башны әйләндерерлек очрашулар көтә. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада тиңнәр табылмас төсле. Әле генә эштә беренчелек өчен көрәшсәгез, инде...
КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен бу атна бик күңелле вакыйгаларга, онытылмаслык мизгелләр һәм көтелмәгән сюрпризларга бай булыр диелә. Хезмәттәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга ашыгыгыз. Бәйрәмнәрдән, корпоратив һәм күңел ачу чараларыннан читтә калмагыз. Шәхси тормышта башны әйләндерерлек очрашулар көтә.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада тиңнәр табылмас төсле. Әле генә эштә беренчелек өчен көрәшсәгез, инде сөюдә алдынгылар рәтендә сез. Бераз үзегезне тынычрак һәм сабыррак тотарга тырышыгыз. Элеккеге мәхәббәтегез белән очрашуыгыз ихтимал. Хисләрегез ташыса да, үзегезне кулда тотарга кирәк булыр. Бер киселгән икмәк кире ябышмавын истән чыгармагыз. Бар да вакытлыча.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр чебеннән фил ясамагыз. Критиканы авыр кабул итмәскә өйрәнегез, югыйсә һаман шул бер тырмага абынырсыз. Үткәннән сабак алып, ялгышларны кабатламый гына яши башларга вакыт. Шәхси тормышта бар да әйбәт, гаиләдә мәхәббәт һәм тыныч гармония хөкем итә. Барыннан да канәгать булырга гына кирәк.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга максатка ирешү юлында барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Тик кайвакыт юл куя белү һәм җаваплылык алу гына җитеп бетми. Хезмәттәшләрегездән күпне таләп итәсез бугай. Аларның да ялгышырга хакы бар. Җомга көнне романтик очрашу көтә. Әмма ашыккан ашка пешкән гыйбарәсен онытып җибәрмәгез.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның тормышы һаман бер калып буенча бара. Бәлки бераз үзгәреш кертү уңышлы булыр. Мәсәлән, имиджны үзгәртү, чит илгә ялга бару, фатир яисә эш алыштыру. Гаиләдә азрак сөйләп, күбрәк тыңлау һәм аңлау урынлы булыр. Атна уртасында шикле кешеләр белән аралашудан тыелыгыз, югыйсә алдануыгыз ихтимал.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга өстәмә эш табырга киңәш итә йолдызлар. Якын арада зур акча чыгымы булырга тора, сак булыгыз. Эш белән иҗади хоббины бергә алып бару күңел төшенкелегеннән коткарыр. Бераз хисләрегезгә дә тәртип салу комачауламас. Вакыт дәва диләр, бәлки кайбер әйберләрне хәл итү кирәкмәс. Үзгәртергә ашыкмагыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә оялып утыру килешмәс, инициативаны үз кулыгызга алу яхшырак булыр. Әрсезлек - ярты бәхет дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Файдалы кешеләр белән генә аралашырга тырышыгыз, гайбәт сатучы дусларда өмет юк. Пәнҗешәмбе җитәкчегез белән конфликтка кермәгез, шәхси карашыгызга туры килмәсә дә кушканны үтәү күпкә отышлырак.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарның интуициясе яхшы булса да, бу юлы шәхси тоемлауга ышанып бетмәскә, акча белән эш иткәндә сак булырга киңәш итә йолдызлар. Мәхәббәт өлкәсендә серле могҗиза туу ихтимал. Шимбә көнне үз тиңегезне очратуыгыз мөмкин. Бу очрашу тормышыгызны уңай якка үзгәртер. Якыннарыгызга карата игътибарлырак булыгыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга шикне куып, максат-хыялларны тормышка ашырырга вакыт. Тырышлык бушка булмас дип фаразлый йолдызлар. Проблемаларның чишелмичә калганы юк, үҗәтлек кенә кирәк. Әмма тырышам дип, алга да чапмагыз, алтын урталыкта бару күпкә кулайрак. Шәхси тормышка килгәндә, бар да әйбәт. Тик өйдәгеләргә игътибарны арттыра төшсәгез яхшырак булыр.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр ял турында онытып җибәрә бугай. Дөнья мәшәкатен алгы планга кую бик үк дөрес түгел. Организмга ял һәм витаминнар кирәк. Дус-туганнарның хәлен белешкәнегез бармы? Атна уртасы - иң уңышлы көннәрнең берсе. Мәхәббәттә борчылыр урын юк, бар да әйбәт.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга ат урынына эшләргә димәгән. Ял һәм эшне чиратлаштырмасагыз, хроник авырулар кузгалуы мөмкин. Ашыгып эшләнгән эш түгел, җиренә җиткереп эшләнгәне табыш китерер. Җомга көн - туганнар белән мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу, туганлык хисен арттыру өчен уңышлы булыр. Юл куярга өйрәнегез.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар өчен атна иң яхшысы булыр дип фаразлана. Ул күтәренке кәеф, күңелле очрашулар, яхшы хәбәрләр, бүләкләргә бай булыр. Зур акча кереме көтелә. Конкурсларда җиңү, отышлы лоторея, файдалы килешү-контрактлар төзү кәефегезне тагын да күтәрер һәм эшегездә илһамландырып торыр.
Магнитлы көннәр
5, 7, 10 февраль
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев