Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар,Интернет аша товар алганда истә тотыгыз

Интернет аша товар алганда алданмас, өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. 1. Интернет-кибеттән товар алырга уйласагыз, сайтны кат-кат тикшерегез. Кайтавазларын укыгыз. Әгәр дә фирма турында мәгълүмат аз, "элемтәләр" дигән бүлектә кибетнең исеме белән генә чикләнгәннәр икән, телефоннар, адреслар булмаганда шикләнерлек урын бар. 2. Товар сатып алучыга килеп ирешмәгән очракта аны...

Интернет аша товар алганда алданмас, өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

1. Интернет-кибеттән товар алырга уйласагыз, сайтны кат-кат тикшерегез. Кайтавазларын укыгыз. Әгәр дә фирма турында мәгълүмат аз, "элемтәләр" дигән бүлектә кибетнең исеме белән генә чикләнгәннәр икән, телефоннар, адреслар булмаганда шикләнерлек урын бар.

2. Товар сатып алучыга килеп ирешмәгән очракта аны кире кайтару кагыйдәләре белән танышыгыз. Ышанычлы сайтларда бу хакта мәгълүмат бирелә. Чит илдә урнашкан кибетнең интернет-сайтлары белән аеруча сак булу сорала: товарны алганда өстәмә салымнар, пошлиналар түләттермиләрме икәнен дә белешегез.


3.Товарны алганда сезгә чек, кабул итеп алу акты бирергә, яки товарны китерү, кабул итеп алу хакындагы кәгазьгә имза куйдыртырга тиешләр. Әгәр дә товарны курьер китергән икән, ул киткәнче, барысын да җентекләп карагыз. Кимчелекләр тапсагыз, курьерга товарны кире кайтарырга була.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев