Лениногорскилыны чыршы урлаган өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыны чыршы урлаган өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Лениногорск районында яшәүче урман мастеры үзе җаваплы булган урманнан 120 чыршы үсентесе казып алып, аны сатарга уйлаган. Тик Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кодексының аңа туры килгән маддәсе буенча максималь җәза 4 елдан...

Лениногорск районында яшәүче урман мастеры үзе җаваплы булган урманнан 120 чыршы үсентесе казып алып, аны сатарга уйлаган. Тик Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кодексының аңа туры килгән маддәсе буенча максималь җәза 4 елдан ирегенннән мәхрүм итүдән гыйбарәт.

Нет комментариев