Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә

(27 август — 2 cентябрь)

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның үз-үзләренә ышанычы артыр. Элегрәк катлаулы тоелган эш инде сезне куркытмас. Атна уртасында җитди сөйләшү көтелә. Бу сөйләшүдән соң тормышыгызда кискен үзгәрешләр булачак. Тормыш сынауларына сыгылмасагыз, бар да яхшы булыр, үзегезне һәрьяклап ача алырсыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга сәламәт яшәү рәвеше алып бара башларга вакыт җиткән. Сәламәтлек сагында профилактик чаралар алып бармасагыз, үкенергә калмагае. Туклануга игътибарны юнәлтегез. Артык майлы ризыклардан баш тартырга туры килмәгәе.  Ялда мәхәббәт маҗаралары куерту мөмкинлеге туар. Бу атнада бурычка акча бирмәгез.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрне әлеге атнада мөһим очрашу көтә. Үзегезне ничек күрсәтүегезгә карап, киләчәк язмышыгыз хәл ителер. Авызыгызны чамалап ачыгыз. Киемеңә карап каршы алалар, белемеңә карап озаталар дигәнгә таянып эш итү күпкә яхшырак. Якыннарыгызга авыр сүзләр әйтеп, хәтерен калдырулары мөмкин. 


КЫСЛА (22.06-22.07)лар үз-үзләрен камилләштерү юлын эзләү белән мәшгуль булыр. Семинарлар, тәҗрибә уртаклашу курслары – барысы да файдага. Җитәкче белән дуслашу да көтелгән нәтиҗәне бирми калмас. Үзара фикердәш булу хезмәт хакына да йогынты ясамый калмас. Ә финанс мәсьәләсенә килгәндә, акча яңгыр урынына ява. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның шәхси тормышы уңай якка үзгәрер. Гаиләдә мәхәббәт, гармония, тынычлык урнашыр. Дәртегез ташып торыр. Гаилә учагын сүндермәү үзегездән тора. Бәхетегездән көнләшеп, аяк чалучылар булмый тормас. Кеше сүзенә колак салмаска тырышыгыз. Якыннарыгызга көнкүреш мәшәкатьләрдә ярдәм итәргә тырышыгыз.


КЫЗ (23.08-22.09)лар карьера үсешендә яңа баскычка күтәрелер. Элеккеге таныш-белешләрне дә кире какмагыз, кирәге чыгулары бар. Гаиләдә эштәге кебек бар да яхшы булып бетмәскә дә мөмкин. Сөйгәнегезнең кайбер кимчелекләренә игътибар итмәскә тырышыгыз. Конфликттан саклану өчен сабыррак булырга киңәш ителә. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр башкалардан ярдәм көтеп ятмагыз. Сезгә беркем дә булышырга тиеш түгел. Үзегез эшләргә тырышыгыз. Ялларны үзегезгә багышлагыз. Матурлык салонына бару комачау итмәс. Нерв киеренкелеген бетерү өчен спорт белән шөгыльләнү файдалы булачак. Косметика сатып алу, имидж үзгәртү өчен яхшы вакыт.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның сөйгәннәре белән мөнәсәбәтләре катлауланырга мөмкин. Юл куярга ашыкмагыз, бәлки араны өзеп, нокта кую күпкә отышлырак вариант булыр. Атна башында кәефегез кырылыр. Өстәвенә хроник авырулар кузгалуы да кәефкә тәэсир итәргә мөмкин. Бирешмәгез, проблеманы хәл итеп була. Бары теләк кенә кирәк. Ә кайсы якка хәл итәсен үзегез карагыз.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар ярдәмгә мохтаҗ. Эштә яңа үрләр яулау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, файдаланып калыгыз. Барына да өлгерергә тырышмагыз. Иң яхшысы бер эшне җиренә җиткереп эшләү. Дусларыгыз арасында сезне өнәп бетермәүче дә бар. Бар серегезне дә ачып салырга ашыкмагыз.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә гаилә бюджетына игътибарны арттырырга киңәш итә йолдызлар. Исәп-хисапны язып бару югары нәтиҗә бирер. Ихтыяҗ белән мәнфәгатьләрне дөрес урнаштырырга өйрәнегез. Якын кешегез белән бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Мөһим карарлар кабул иткәндә үзегезгә генә таяныгыз. 


СУКОЯР (19.01-18.02)лар эштәге киеренкелектән тизрәк өйгә чабу юлын карый. Йорт тирәсендәге эштән, дача, бакча мәшәкатеннән тыелып торыгыз. Югыйсә сәламәтлегегезнең какшап китүе ихтимал. Бу арада зур сатып-алулардан читтә торырга туры килер. Кирәкмәгән әйбер сатып алуыгыз һәм үкенүегез ихтимал, дип фаразлый йолдызлар.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга җитди сораулар, мөһим карарлар кабул итмәскә киңәш ителә. Таяныч булырга теләп, кирәкмәгәнне киңәш итәргә атлыгып торган дуслардан качу ягын карагыз. Ә иң яхшысы – бөтенләй кеше сүзен тыңламау. Үз фикерегезгә һәм интуициягә таянып эш итү күпкә отышлырак. Тиздән бар да әйбәтләнер, сабыр итегез.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев