Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Изге Болгар җыенында катнашалар

"Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае 21 июльдә узачак, анда безнең район һәм шәһәрдән дә 70ләп кеше катнашыр, дип планлаштырыла.

Ул, елдагыча, Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулуга багышланачак. Быел тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә: IX татар ислам дине әһелләре Форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев