Лениногорскилылар, сак булыгыз: яңа төр алдакчылар барлыкка килгән
Телефон аша, яңа табылган иминият акчалары турында хәбәр итеп, шәхси исәп-хисап счетының номерын сораучы алдарлар барлыкка килгән, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе.
Әлеге хәбәрләргә ышанмагыз, алар җибәргән сылтамалар буенча кермәгез, дип кисәтәләр. Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре акча килүе турында телефоннан хәбәр итми, шәхси мәгълүмат, банк карточкасы номерларын сорамый. Сак булыгыз, алданмагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев