Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар “Тарихны кешеләр ясый” фотоконкурсында катнаша ала

Шул исемдәге фотоконкурсны «Татнефть» җәмгыяте игълан итте. Ул Республикада промышленность нефте табыла башлауның 75 еллыгына багышлана.

Конкурска 10 июльдән 15 августка кадәр төсле һәм аклы-каралы фотоэшләр кабул ителә. Темалары: “Татариядә “кара алтын” табылу тарихы һәм беренче нефтьчеләр”, “Республика нефтьчеләренең көнкүреше, кызыксынулары, традицияләре”, “Ромашкин ятмалары бүген”, “Республикада нефть табу бүген” һәм башкалар. 
Конкурста катнашучыларга фотоэшләрне presscenter@tatneft.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Заявка тутырырга онытмагыз, анда катнашучының исем-фамилиясе, эш урыны, телефоны, электрон адресы, конкурс эше турында кыскача язма ( кадрның кыскача эчтәлеге, геройларның исемнәре) кирәк. 
Конкурс эшен JPG форматында җибәрергә кирәк: фотографиянең зурлыгы озынлыкка 1600 пиксельдән ким, 3 Мб – тан күп түгел.Электрон хатның темасын 
“Тарихны кешеләр ясый” (“Историю вершат люди») дип куегыз. 
Конкурс эшенең оригиналын  A3 форматыннан ким булмаган зурлыкта итеп түбәндәге адрес буенча җибәрегез: Әлмәт шәһәре, Заслонов урамы, 20нче йорт, 402нче кабинет.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны “Татнефть” Компаниясе сайтында “Социальная политика” бүлегеннән таба аласыз: https://vk.com/konkurstatneft
Белешмә өчен телефоннар : +7 987 414 7421, +7(8553) 373 045.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев