Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә
23 — 29 апрель
КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнаны балаларына багышлар. Капиталны арттыру белән мәшгуль булырсыз. Әмма тиз баю насыйп булмас. Шуңа күрә азартлы уеннардан, казинога йөрүдән тыелып тору яхшырак. Ә менә лотореяга оту мөмкинлеге туар. Шәхси эшмәкәрләр өчен уңышлы атна. Иҗат итү өчен дә әйбәт чор. Сәламәтлеккә игътибар кирәк.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар йорт мәшәкатенә баштанаяк чумар. Эшмәкәрлек итәргә теләүчеләргә барлык юллар да мөмкинлекләр дә ачыла. Ерактан туганнарыгыз килеп чыгып, кәефегезне төшерергә мөмкин. Йорт кирәк-яраклары сатып алу белән шөгыльләнү өчен уңышлы атна. Атна ахырында үзегезгә вакыт һәм игътибар табырга тырышыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә яхшы керем аласы килсә җиң сызганып эшләргә туры киләчәк. Ерак юлларга, эшлекле сәфәрләргә, документ эшенә әзер торыгыз. Бу атнада барысына да өлгерергә туры килер, җитәкче алдында сынатмаска тырышыгыз. Экстрим һәм стресска бай ситуацияләрдән читтәрәк торырга тырышыгыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада шәхси милек һәм финанс белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышыгыз. Җитәкчегез сезнең эшчәнлекне югары бәяләр. Мошенниклар кулына эләгә күрмәгез. Балалар нервыгызга тисә дә, ачуланырга ашыкмагыз. Бәлки төбенә төшенү, бергәләп проблемага ачыклык кертү мөнәсәбәтләрне җайлар.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга интуициягә таянып эш итәргә киңәш итә йолдызлар. Сәләтегезне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Фирма документлары һәм милек мәсьәләләре белән эш итәргә туры килмәгәе. Начар гадәтләрдән арынырга вакыт. Авылда яшәүчеләргә терлек үрчетү мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга чит илгә чыгып, белем күтәрү яисә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туар. Үзгәрешләрдән курыкмагыз һәм баш тартырга ашыкмагыз. Бәлки тормышыгыз кискен үзгәреп, яңа дәрәҗәле үрләр яулап куюыгыз ихтимал. Сәламәтлекне ныгыту өчен шифаханәгә барырга киңәш итә йолдызлар. Шопингтан тыелып торыгыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр милек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә омтылыр. Үз эшегезне ачу, бизнесны җәелдерү өчен яхшы вакыт. Ремонт эшләре белән мәшгуль булып, сәламәтлек турында да онытып җибәрмәгез. Нерв киеренкелеген бетерү өчен мунча керү, ачык һавада йога белән шөгыльләнү уңай булыр. Диета тотарга тырышыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар чит шәһәрдән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу белән мәш килер. Шул ук вакытта үзегезгә һәм гаиләгезгә дә игътибарны киметмәскә тырышыгыз. Белем өстәү өчен дә уңышлы атна булачак дип вәгъдә итә йолдызлар. Оныклар белән урамда йөрү сәламәтлеккә һәм кәефкә уңай тәкъдим ясар.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларның һәр адымына аяк чалучы табылып торыр. Игътибарлы булыгыз, эшегезне җентекләп башкарыгыз. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш ителә. Бавыр һәм бөерегез какшаган, табибка күренү комачау итмәс. Ерак юлга чыгуны кичектереп торырга туры килер. Ялларны якыннарыгыз һәм өйдәгеләрегез белән үткәрегез.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең бөтен уйлаганы акча турында гына. Эшкә кулыгыз ятып тору һәм үҗәтлек, сәләтегез һичшиксез уңышка китерер. Иҗат кешеләренә илһамланып сәнгать тудыру өчен яхшы вакыт. Шимбә көнне барлык эшне кырык якка ташлап, балалар белән бергәләп ял итәргә, урамда йөрергә киңәш итә йолдызлар.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар үз парлары белән мөнәсәбәт ачыклый башлар. Яла ягып бер дә юкка кеше рәнҗетү матур күренеш түгел. Инфекция эләктереп, чирләп китүегез ихтимал, сакланып йөрегез. Җиләк-җимеш, яшелчә ашарга тырышыгыз, диета тотыгыз, ачык һавада йөрегез. Авырту көчәйсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгатъ итегез.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар атнаны балаларын тәрбияләүгә һәм яраткан шөгыленә багышлар. Белем күтәрү өчен әйбәт атна. Тирә яктагы кешеләр белән конфликтка кермәскә тырышыгыз. Барыбер сезне аңламаслар. Ялларны өйдәгеләр белән бергәләшеп ял итеп, күңел ачу чараларына барып үткәрү яхшырак булыр.
Магнитлы көннәр көтелми
фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев