Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасы әгъзасы Лилия Харисова Чиләбедә булып кайтты (ФОТОлар)

Шәһәребездәге “Ак калфак” оешмасы әгъзасы, 20нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Харисова чиләбелеләр тәҗрибәсен өйрәнеп кайтты. 

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы уздырган “Татар кызы. Нәни энҗеләр” бәйгесен карадылар, төрле чараларда катнаштылар. Татарстанның төрле районнарыннан “Ак калфак” оешмасы вәкилләрен чакыруның төп сере - әлеге конкурсны аларга да күрсәтү һәм балалар бакчасыннан ук сабыйларны шундый конкурсларга җәлеп итү.
Лилия ханым билгеләп үткәнчә, кызларның милли аш-суга, кул эшләренә осталыгын караганннар, алар спорт ярышларында көч сынаган. 
-Чит төбәктә татар рухының нык булуына,    туган телебезгә карата шундый ихтирам –хөрмәт күрсәтүләренә сөенеп кайттым, - ди ул. 
Шәһәрдәшебез татар халкының  беләзек, изү, муенса шикелле бизәнү әйберләрен ясау серләренә дә  төшенгән.
Күптән түгел “Ак калфак” оешмасы әгъзалары бик матур күлмәкләр тектергәннәр иде. Лилия Мәлиховна чарага шул күлмәген киеп барган. Башкалар да бик ошаттылар, минем белән фотога төштеләр әле, ди. Ул мондый чарада беренче генә катнаша.
- Башка өлкәләрдән килгән “Ак калфаклы”лар белән аралашу, алар үткәргән мастер - классларын  карау  кызыклы һәм файдалы булды, - ди. -Аларга карап,  без дә начар эшләмибез икән,-дигән фикергә килдем.
 Чыннан да, соңгы арада “Ак калфак” оешмасы  турында еш ишетәбез, аларны төрле чараларда күрәбез.  Калфак тегү, кулъяулык  чигү буенча мастер - класслар да  үткәрәләр. Төрле уку йортларында белем алучы кызлар арасында “Ак калфаклы татар кызы” конкурсы да бик матур үтте. Киләчәктә тагын да матуррак чаралар үткәрерләр әле.

Зилә Мөдәррисова

Фото: Лилия Харисова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев