Лениногорскиның Почетлы гражданины Николай Степановны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы, ике тапкыр Шамил Бикчурин премиясенә лаек булган язучы, талантлы укытучы - Николай Степановны Мәгариф йортында котладылар.
Бүгенге көндә Николай Степанов шәһәр һәм район ветераннар берлеге рәисенең урынбасары, шәһәр халкы аны алдынгы укытучы, изге ниятле, тыйнак кеше буларак белә, шулай ук ул дәрәҗәле әти һәм яраткан бабай да, Лениногорскилылар аның " Не только одна жизнь", " Лениногорск - моя любовь и гордость" дип исемләнгән китапларын яратып укыйлар.
Юбилее белән шәһәребезнең дәрәҗәле- хөрмәтле кешесен шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Вагиз Санатуллин тәбрикләде. Шәһәр башлыгы аңа Россия Президенты В.Путинның шәхси котлавын һәм бүләген тапшырды.
Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев