Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь инспекторлар командасы "Куркынычсыз тәгәрмәч"тә катнашты

Түбән Каманың «Камский Артек» үзәгендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” республикакүләм яшь инспекторлар конкурсында Лениногорск командасы да катнашып кайтты.

 

Ярышларда Татарстаннан 84 яшь хәрәкәт инспекторы катнашкан. Катнашучылар шәхси һәм команда зачетларында көрәште, сынашты.

Безнең команда – 2нче мәктәпнең яшь инспекторлар командасы (җитәкчеләре Егорова Людмила) ике көн дәвамында сынауларны уздылар һәм иҗади конкурста беренче урын алдылар.
Шәхси зачетта Кәрим Галиев велосипедта фигуралы йөрү буенча беренче урынны яулады һәм табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү буенча призер булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев