Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 11нче гимназия укучылары Мөслимдә «Илһам» бөтенроссия бәйгесендә булды

Яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.

23 нче март көнне Мөслим муниципаль  районының «Мизгел» яшьләр үзәгендә  «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы үткәрелде.

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә  уздырыла әлеге бәйге.

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең I тур җиңүчеләре Хәйбрахманова Азалия, Шәрипова Ралина, Зыятдинова Ралина, Гыйззәтуллина Риана, Мөхәмәдиева Ралина катнашты. Алар жюри әгъзаларына иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

Кызларның җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Сәмигуллина. 

Әлеге бәйгедә Иске Иштирәк, Кирлегәч мәктәбе укучылары катнашуын сайтта хәбәр иткән идек. 

фотолар: В. Сәмигуллинадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев