Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлфия Сөләйманова шигыре: ШӨГЕР

Лениногорскида яшәүче Әлфия Сөләйманова Шөгер турында шигырь язган.

Шөгер
 

Шөгер дисәң, языладыр шигырь,

Шөгер дисәң , туа яңа җыр...

Өч гасырлык тарихың барында,

Халкың синдә яшәп көч алыр.

 

Кара алтыныбыз хәзинәсе,

Шөгер ягы – нефть төбәге.

Җир астыннан типкән тиңсез байлык,

Синең данны биек күтәрде.

 

Аккоштай тезелгән вышкалар,

Җир маен иелеп суыра.

Яңа йортларың калкып чыга,

Сабыйларың йөгерә каршыга.

 

Галимнәрең Энгель, Индусларың,

Мәктәбеңдә белем алганнар.

Академик булып үсүләренә,

Горурланыр бик күп балалар!!!

 

Шөгер дисәң, языладыр шигырь,

Шөгер дисәң туа яңа җыр...

Талантлы яшләрең яшәгәндә,

Хәзинәләр иле яшәрер,

Төбәгебез ягы ямьләнер!!!

-- 
Әлфия Сөләйманова 

 

Фото авторы: Алсу Миннебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев