Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Матурлык тудыручы Розалия апа (ФОТОЛАР)

Розалия апа Зыятдинова күптән лаеклы ялда. Эшкә барасы булмаса да, бер буш көне юк аның: Мәдәният сараена репетициягә йөри, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы утырышларын калдырмый, аз гына вакыты булды исә, кулына энә-җеп, сәйләннәр ала да онытылып, матурлык дөньясына чума.

Розалия апаның өендә кул эшләренең нинди төрләре генә  юк: тасма белән чигелгән картиналар  “чәчәк атып” утыра. Чигелгән кулъялыклар, калфаклар, муенсалар, крючок белән эшләнгәннәре дә бихисап. Аш бүлмәсендәге  тәрәзәсенә дә   хуҗабикә жалюзины  үз куллары белән ясап элгән.
Уңган-булган ханымның   кулына йомырка  кабыгы, картон, тимерчыбык  эләксә дә,  аны матур итеп эшләп куя. Өйдә бер әйбер дә аунап ятмый, аңа икенче сулыш өрә .
-    Берәр нәрсәне  ошатсам, аны шундук  ясап карыйсым килә башлый. Интернет челтәреннән эзләп табып, нинди материаллар кирәк икәнен  карыйм да, тизрәк кибеткә йөгерәм, - ди ул.
Бер ара  тасма белән картина чигү белән “җенләнеп” алган. Стенадагы мәк, ак ромашкалылары  шул вакытта иҗат ителгәннәре.   Узган  елның кыш айларында  “Ак калфаклылар” белән узыша-узыша,  кульяулыкларны да шактый  чиккән.
  - “Ак калфак” ешмасына  йөри башлагач, үз гомеремдә беренче тапкыр калфак тектем. Остарып китеп,  биш-алтыны башкарып чыктым: төрле төстәгесен һәм төрле зурлыктагысын. Өйрәнгәнем бик ярады әле. Хәзер сәхнәгә күлмәгемә туры китереп,  башыма гел калфак киеп чыгам, - ди Розалия апа.
   Ул бик матур итеп  җырлый да. Аеруча “Су буйлап”, “Ачы тау”, “Кышкы чия”, халык  җырларын бик  моңлы  итеп башкара. “Сүнмәс ялкын” төркеме солисты, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы.  Өч бала әнисе  һәм алты онык әбисе ул.  
   Түр башында мине күрегез дигәндәй, зур  ваза утыра. Аны да үзе эшләгән  икән. Кибетнекеннән һич  аерырлык түгел. Чәчәкләре дә күп: камырдан эшләнгән розалар,  фоамиран кәгазьдән эшләнгән тюльпаннары да хәзер генә  бакчадан өзеп кергәнсең диярсең... Яшел бисердан эшләнгән  каены шаулый...
-    Күңел халәтеңне, йөрәк  җылыңны  биреп эшлим дисәң,  әлбәттә,  вакыты да, җае да кирәк. Кул эшләре өчен иң кулай һәм иркен вакыт – кыш көне, - ди язмам герое. – Өлгеләрне күпчелек интернеттан алам, эшләү тәртибен дә шуннан карыйм. Анда барысын да “чәйнәп” авызыңа каптыралар. Ә менә муенсаларны “Исток-Башлангыч” үзәгенә йөргәндә өйрәнгән идем.  Аларның да төрлеләрен ясап карадым. Тик утырырга, вакытымны заяга уздырырга яратмыйм, - ди Розалия апа.  
  Баксаң, кул эшләре белән Розалия апа пенсиягә чыккач, 5-6 ел элек кенә кызыксына  башлаган. Аларны туганнарына, дусларына бүләк итә.
-Кул эшләре миңа  ялкауланырга һәм картаерга ирек бирми. Яңадан-яңа идеялар белән янам. Тиздән  кечкенә  оныгым Ралинаның туган көне  җитә. Бәләкәчебезгә   матур итеп берле санын  ясыйсым килә, - ди ул.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев