Мәгариф һәм фән министрлыгы: мәктәпләрдә каникул вакытын муниципалитетлар хәл итә
Мәктәпләрдә каникуллар чоры муниципалитетлар һәм һәр мәгариф оешмасы каравы буенча билгеләнә. Бу хакта журналистларга бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Профсоюз комитеты коллегиясенең уртак утырышында министрның беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте. "Министрлык тәкъдим генә итә ала. Без кышкы каникулларны 25 декабрьдәнн 7 гыйнварга...
Мәктәпләрдә каникуллар чоры муниципалитетлар һәм һәр мәгариф оешмасы каравы буенча билгеләнә. Бу хакта журналистларга бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Профсоюз комитеты коллегиясенең уртак утырышында министрның беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
"Министрлык тәкъдим генә итә ала. Без кышкы каникулларны 25 декабрьдәнн 7 гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итәбез", - дип аңлатма бирде мәгариф һәи фән министрының беренче урынбасары.
Казан Башкарма комитеты шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары директорларына кышкы каникулны 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итә. Гомуми каникуллар көне (30 көн) кыскартылмый.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/20/154673/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев