Мисбах бабай төрмәдә 88 яшен каршылый
Үзе ясаган таяктан табибны атып үтергән Мисбах Сәләхетдинов рәшәткә артында кала бирә. Исегезгә төшерәбез, аны ярлыкауны сораган документны узган елның августында Татарстандагы комиссия хуплаган иде. Белгечләр Татарстан Президенты исеменә үтенеч юллап, Рөстәм Миңнеханов үз чиратында РФ Президентына чыгарга тиеш иде. Бу мәсьәлә бүгенге көндә ачык килеш кала бирә. Карт зыян...
Үзе ясаган таяктан табибны атып үтергән Мисбах Сәләхетдинов рәшәткә артында кала бирә.
Исегезгә төшерәбез, аны ярлыкауны сораган документны узган елның августында Татарстандагы комиссия хуплаган иде. Белгечләр Татарстан Президенты исеменә үтенеч юллап, Рөстәм Миңнеханов үз чиратында РФ Президентына чыгарга тиеш иде. Бу мәсьәлә бүгенге көндә ачык килеш кала бирә. Карт зыян күрүче якка тиешле 300 мең сум бурычын да түләп бетергән. Ул җәза срогын ахыргача үтеп бетерергә әзер, әмма ярлыкауларына өмете юк түгел, ди туганнары. Бабайга март аенда 88 яшь тулачак. Җинаятьне ул 2015 елның декабрендә кылган иде. Аны 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бабай Нижние Вязовые бистәсендә 5 нче төзәтү колониясендә утыра.
http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/misbakh-babay-trmd-88-yashen-karshylyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев