Мәктәп ашханәсендә укучының тәне пешкән
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп ашханәсендә укучының тәне пешкән

Түбән Кама мәктәпләренең берсендә төшке аш вакытында бер укучының башына порошок сибәләр. Юып төшергән чакта ул су белән бәйләнешкә кереп, малайның тәнен - башын, муенын, җилкәсен, эчен пешерә. Порошокны сибүчене укучы күрми кала. Әлеге хәл турында икенче көнне генә беләләр. Ашыгыч ярдәмне дә әти-әни түгел, укытучылар чакыра. Хәзерге вакытта хокук...

Түбән Кама мәктәпләренең берсендә төшке аш вакытында бер укучының башына порошок сибәләр.

Юып төшергән чакта ул су белән бәйләнешкә кереп, малайның тәнен - башын, муенын, җилкәсен, эчен пешерә. Порошокны сибүчене укучы күрми кала. Әлеге хәл турында икенче көнне генә беләләр. Ашыгыч ярдәмне дә әти-әни түгел, укытучылар чакыра. Хәзерге вакытта хокук сакчылары тикшерү уздыра. Белгечләр порошокның селте булырга мөмкинлеген әйтә.

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/mktp-ashkhansend-ukuchyny-tne-peshkn


Нет комментариев