Муниципаль районда тавыш бирергә килүчеләр буенча  беренче көн нәтиҗәләре
ЯҢАЛЫКЛАР

Муниципаль районда тавыш бирергә килүчеләр буенча беренче көн нәтиҗәләре

17 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына сайлауның беренче көне булды.

Лениногорск территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, беренче көнне шәһәрдә сайлаучыларның 42 проценты тавыш биргән, районда - 44 процент.

Сайлаулар өч көн дәвамында узачак. Сәламәтлек аркасында сайлау участогына килеп тавыш бирә алмыйсыз икән,  сайлау комиссияләренә  телдән яки язмача мөрәҗәгать итәргә була.

Шәһәр һәм районда сайлаулар тыныч уза. Сайлау участокларында барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә.

 Сайлауларга ике бюллетень бирәләр, берсе – партияләр исемлеге, икенчесе – бер мандатлы округлар буенча депутатлар сайлауга.
 


Нет комментариев