Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

НИ ӨЧЕН ИР-АТ ӨЙЛӘНЕРГӘ АШЫКМЫЙ?

Буйдак ирләр турында 10 факт

1.Ул үскәндә әти-әнисе гел тавышланып яшәгән икән, ир-атның гаилә корудан куркуы табигый. Бу мәсьәләдә хатын-кыз оптимистрак була.


2. Бер тапкыр өйләнеп аерылса, уңышсыз никахтан соң хатын-кызга ышанмый башларга мөмкин.


3. Ир-атның кайберсе хатынына зур таләпләр куя. Кимчелексез кеше булмый ул.

4. Кайбер ир-ат эш, карьера дип, вакытында өйләнмичә ялгыз яшәргә күнегә. Авыр түгел бит: керне, савыт-сабаны машина юа, шәһәрдә ашханә, кафе адым саен. Әзерләп ашарга иренмәүче ирләр дә шактый. Болай гаилә булып  яшәү ансатрак һәм очсызга төшә.


5. Ир-атның, бердән, иреген югалтасы килми, икенчедән, үз өстенә җаваплылык аласы килми. Дөрес, бүген хатны-кыз үзенә җитәрлек акчаны үзе дә эшләп табарга мөмкин. Әмма гаиләдә бала тугач, төп тәэмин итүче ир булачак бит!


6.Бай егет өйләнергә ашыкмый, чөнки кызлар аны яратамы, акчасынмы- шуны аңлый алмый.


7.Ир-атның күбесе алимент түләүдән курка.


8. Йомшак холыклы ирләргә кыюсызлык комачаулый. Хытфн-кыздан оялучылар, аралаша белмәүчеләр дә очрый.


9. Хатын-кызның яшәп карарга ( “гражданлык никахы”на) ризалашуы да ир-атны гаилә кору уеннан туткатырга мөмкин. Чөнки болай да өйләнгән бит.

10.Кайбер ир-атлар буш вакытын диванда, экран каршында үткәрә. Монда хатын-кыз артык.


“Ирек Мәйданы” газетыннан 

фотоhttp://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев