Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ноябрьдә туган баланы кайчан беренче сыйныфка бирергә?

Улыбызга киләсе елның ноябрендә җиде яшь тула. Шул елны укырга керәсе балалар инде мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөри башлады. Мин дә аны мәктәпкә бирү яклы, чөнки соңга калуыбыз бар. Тик әтисе катгый рәвештә каршы килә, киләсе елга иртәрәк дип саный. Бу очракта кайсыбыз хаклы? Айгөл Җәләлиева, Казан Беренче категорияле психолог Алия...

Улыбызга киләсе елның ноябрендә җиде яшь тула. Шул елны укырга керәсе балалар инде мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөри башлады. Мин дә аны мәктәпкә бирү яклы, чөнки соңга калуыбыз бар. Тик әтисе катгый рәвештә каршы килә, киләсе елга иртәрәк дип саный. Бу очракта кайсыбыз хаклы?

Айгөл Җәләлиева, Казан

Беренче категорияле психолог Алия Камалова фикеренчә, җиде яше тулмаган баланы мәктәпкә бирергә ярамый. Кайбер ата-аналар, хәтта декабрьдә туган улларын-кызларын да беренче сыйныфка биреп, бик зур ялгышлык эшли, ди ул. Психолог әйтүенчә, танып белү өлкәсе бар, шулай ук хис-тойгылар, кайгыру-борчылу бар. Психика вакытыннан алда үсми. Вакытны куаларга кирәкми.

http://shahrikazan.com

фото:http://www.amic.ru/images/news/news/295049_320.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев