Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсия реформасын хатын-кызлар өчен йомшартырга җыеналар

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Пенсия реформасын хатын-кызлар өчен йомшартырга җыеналар. Закон проектының икенче укылышына кертеләчәк төзәтмәләр турында ТАСС хәбәр итте.

Бу төзәтмәләрдә хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу шартларын йомшарту шартлары язылачак.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов закон проектының икенче укылышына хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп, төзәтмәләр әзерли. 

Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Россия премьер-министр Дмитрий Медведев Министрлар кабинеты утырышында әйтте.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/11/167647/

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев