Пенсия таныклыгын белешмә алыштыра
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсия таныклыгын белешмә алыштыра

Пенсиягә чыкканда пенсия таныклыгы бирмиләр дип ишеттем, шул дөресме, дип мөрәҗәгать итүчеләр бар пенсия фонды идарәсенә.

Сорауга клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Ильмира Садриева җавап бирә:
- Монда борчылырлык урын юк. 2015 елның 1 гыйнварыннан пенсионер статусын раслый торган справка ( белешмә) гамәлгә керде. Пенсия таныклыгы урынына шул белешмә бирелә.     
Әлеге белешмәне пенсионер, таныклык шикелле, транспортта йөргәндә, даруханәләрдә, соиал хезмәт күрсәтү өлкәләрендә күрсәтә ала.
Игътибар итегез: әгәр элек бирелгән таныклыгыгызны югалткансыз икән, аның урынына белешмә биреләчәк.


Нет комментариев