Питрәчтә югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе елгадан табылган
Питрәчтә 4 көн элек югалган 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе кичә елга төбеннән табылган. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә. Егетнең югалуы турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат югалучының курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган. Шул урында эзләү-тикшерү...
Егетнең югалуы турындагы хәбәр 112 экстрен хезмәте номерына 10 февральдә алынган. 33 яшьлек ир-ат югалучының курткасын һәм телефонын Мишә елгасы күперендә тапкан. Әйберләрнең 22 яшьлек егетнеке булуы ачыкланган.
Шул урында эзләү-тикшерү эшләре оештырылган.
Эчке эшләр министрлыгы водолазлары елга төбендә 1,5 мең кв.м. мәйданда эзләү эшләре алып барган. Егетнең гәүдәсе, су төбеннән алынып, полиция хезмәткәрләренә тапшырылган.
http://akcharlak.com/article/pitr-cht-yugalgan-22-yashlek-egetne-le-g-d-se-elgadan-tabylgan/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев