Путин: Төбәкләрне кушу нияте юк
Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә төбәкләрне зурайту ихтималы хакында: "Кайвакыт төбәкләрне кушып зурайту икътисади яктан акланган булса да, без бу өлкәдә бернәрсәне дә мәҗбүр итмәячәкбез. Бу Россия Федерациясе бердәмлегенә зыянга гына, һәр халык - зур яки кечкенә булуына карамастан - башка халыклар янәшәсендә яшәүнең үзе өчен оптималь булган...
Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә төбәкләрне зурайту ихтималы хакында: "Кайвакыт төбәкләрне кушып зурайту икътисади яктан акланган булса да, без бу өлкәдә бернәрсәне дә мәҗбүр итмәячәкбез. Бу Россия Федерациясе бердәмлегенә зыянга гына, һәр халык - зур яки кечкенә булуына карамастан - башка халыклар янәшәсендә яшәүнең үзе өчен оптималь булган формасын сайларга тиеш. Регионнарны кушу буенча планнар юк. Һәрхәлдә, мин Президент булганда мондый хәл булмаячак", - диде.
Хәзерге вакытта Мәскәүдә Россия Президентының еллык зур матбугат конференциясе бара. Ул 13нче мәртәбә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев