Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде

Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала. Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре Яңа елга тәм-томнар сайлау буенча ата-аналарга хәзердән үк үз киңәшләрен биргән. Бу хакта "Башинформ" матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүләк сайлаганда, этикеткага игътибар итәргә, анда товарның куллану үзлекләре (җитештерелгән көне һәм урыны, азык...

Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала.

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре Яңа елга тәм-томнар сайлау буенча ата-аналарга хәзердән үк үз киңәшләрен биргән. Бу хакта "Башинформ" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләк сайлаганда, этикеткага игътибар итәргә, анда товарның куллану үзлекләре (җитештерелгән көне һәм урыны, азык кыйммәте, составы, саклау шартлары), яраклылык вакыты, авырлыгы, җитештерүченең адресы һ.б. мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш.

Санитар нормалар буенча, азык-төлек җыелмасында төшле өрек, арахис, алкоголь кулланып ясалган тәм-томнар, шулай ук карамель, кремлы пирог һәм йогырт, сагыз булмаска тиеш. Уенчыклар салган очракта, алар махсус төргәктә булырга тиеш. Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала. Роспотребнадзорда кайнар линия дә эшли, дип искәртә инспекторлар.

«Татар-информ»

фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chxtn12.0.39&sbmt=1511167180285&gp=800000&q=%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D0%B4%D0%BD%D0%B8%D0%B5+%D0%BF%D0%BE%D0%B4%D0%B0%D1%80%D0%BA%D0%B8+%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&us=23&usln=1&usstr=%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D0%B3%D0%BE%D0%B4%D0%BD%D0%B8%D0%B5+%D0%BF%D0%BE%D0%B4%D0%B0%D1%80%D0%BA%D0%B8+%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&usqid=84a5245d8f87aba3&hasnavig=0&sbmt=1511167180285#urlhash=592131217361625718

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев