Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор QR-кодлы фейк белдерүләр турында хәбәр итте

Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә электрон почтага җибәрелә торган фейк хәбәрнамәләр турында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кисәтә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, янәсе уздырылган планнан тыш тикшерү турында массакүләм таратыла торган фейк белдерүләрдә QR-код, шулай ук почта хезмәтләре өчен түләү һәм күчү кирәклеге турында раслау бар.

Ведомствода әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип ышандырдылар, чөнки әлеге белдерүләр мәҗбүри рәвештә ЕПГУда хуҗалык итүче субъектларның шәхси кабинетында урнаштырыла һәм юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең электрон почтасына да җибәрелә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең рәсми озата баручы хатларында контроль-күзәтчелек яисә профилактика чарасының уникаль номеры, QR-код, чараны үткәрү адресы һәм башкаручыны күрсәтеп, телефон номерлары күрсәтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев