Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов Петропавловскида узучы Республика Сабан туенда булды

Петропавловскида узучы Республика Сабан туе дуслык күпере булуын тагын бер кат исбатлый.

Бүген Петропавловскида узучы Республика Сабан туенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төньяк Казахстан өлкәсе хакиме Гауез Нурмөхәмбәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Татарстан делегациясе, Казахстандагы милли оешмалар вәкилләре Сабантуй мәйданын карадылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар Казахстанның төрле өлкәләреннән килгән делегацияләр белән очрашып аралаштылар һәм урыннарда оештырылган милли күргәзмәләрне, остаханәләрне карадылар. Алга таба делегация Татарстан Республикасының Минзәлә районы тарафыннан оештырылган татар милли ишегалдын карап чыкты. Йорт эчендә һәм ишегалдында кунаклар Минзәләнең үзенчәлекле һөнәрчеләре, халык осталары белән таныштылар, аларның милли мәдәниятне саклау буенча алып барган нәтиҗәле хезмәтләре белән кызыксындылар.

Петропавловскида узучы Республика Сабан туе бу бәйрәмнең халыклар арасында дуслык күпере булуын тагын бер кат исбатлый.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев